"Тылсымлы әкиятләр - бездә кунакта" - уен викторина
9 январь көнне, балаларның кышкы каникуллары вакытында китапханәдә «Тылсымлы әкиятләр - бездә кунакта » исемендә викторина уены үткәрелде. Кичә өчен тылсымлы әкият китапларыннан күргәзмә төзелде. Кичәне: “Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләр яратам. Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә”-дигән кереш сүз белән башлап җибәрдек.Тылсымлы әкиятләр дөньясына сәяхәт ясап, балаларның яраткан әкиятләрен искә төшердек. Алар алдан әзерләнгән викторина сорауларына бик төгәл һәм оста җавап бирделәр. Борынгы халык авыз иҗаты әкиятләрен балалар кычкырып укыдылар.