"Кыш бабайның сихри почмагы" - фотозона, китап күргәзмәсе
Балаларның кышкы каникулында китапханәдә «Кыш бабайның сихри почмагы» исеме астында фотозона оештырылды. Янәшәдә тылсымлы әкият китапларыннан күргәзмә оештырылды. Укучылар бик теләп фотоларга төштеләр, яңа әкият китаплары белән таныштылар.