Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кышкы уеннар" - балалар белән рәсем дәресе

6 январь көнне, «Умырзая» клубына йөрүче балалар белән яңа елның беренче очрашуга җыелдык.  Балаларның кышкы каникулларын күңелле итеп үткәрү уңаеннан  китапханәдә  «Кышкы уеннар»   исемендә рәсем дәресе үткәрелде. Балалар  фломастерлар, акварель буялар  кулланып , «Фигуралы шуу» ,  «Конькида ярышу» , «Таудан чаңгыда шуу» рәсемнәрен ак кәгазь битләренә төшерделәр . Балаларның күңел җылысын биреп эшләгән эшләре, төрле төсләрдә буяп, бик матур килеп чыкты. Китапханәдә, балаларның рәсемнәре буенча күргәзмә оештырылды. Дәрес ахырында исә балаларга, Кыш бабайның баллы күчтәнәчләре бирелде. Чарада – 4 бала катнашты.