"Яңа елда - яңа уеннар" - ачык һавада балалар белән уеннар
4 январь көнне, мәдәният йорты каршында , балаларның кышкы каникулларын кызыклы уздыру уңаеннан «Яңа елда – яңа уеннар» исемендә ачык һавада, күңелле чара үткәрелде. Балалар кар атышып уйнадылар, чанада шудылар.
Аннары балалар ике командага бүленеп , «Йомры кар»ны иң еракка атучы
«Таудан иң тиз төшүче», «Ледянкада ярышу», «Таудан төшеп, иң зур юл үтүче» ярышларында көчләрен сынаштылар.
Балалар саф һавада уйнап, күтәренке күңел белән таралыштылар. Чарада 4 бала катнашты