Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Конституция - илнең төп законы" - хокук сәгате

12 декабрь көнне Россия Конституциясе көне уңаеннан «Конституция илнең төп законы»  исемендә хокук сәгате үткәрелде. Кичәдә 4,5,7 сыйныф укучылары катнашты.

Китапханәче  бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Дәүләт символлары, илебезнең төп законында язылган кешеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында  мәгълүмәт бирелде. Укучылар, сөйләнгән тема буенча  «Конституция законнары»  – исемндә викторина сорауларына җавап бирделәр.

Кичә ахрында «Безгә яшәргә тиешле закон»  исемендә  тематик китап күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Хокук сәгате Россия дәүләт гимн тыңлау белән тәмамланды.