Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Сезнең тормыш - үзе батырлык" - очрашу - кичә

3 декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Шундыйлардан авылдашыбыз Мухутдинова Дамирә һәм Ибраев Назыйм абыйларга барып хәлләрен белеп кайттык.

Мин аларга, саулык – тазалык, күңел тынычлыгы теләп иң изге теләкләремне җиткердем.