"Кошларга ярдәмгә ашыгыйк!" - экологик акция
05 декабрьдә «Умырзая» клубында йөрүче балалар чираттагы очрашуга җыелдылар. Салкын кыш килде, бу вакытта салкын һавада азык эзләгән кошларга канатларын җилпеп очу бик авыр. Кыш кошларга зәмһәрир салкыннары белән түгел, ачлыгы белән аеруча да куркыныч. Бигрәк тә кышның икенче яртысында урманнарда, агачларда кипкән җимешләр беткәч хәлләр мөшкелләнә.
Китапханәгә йөрүче "Умырзая" клубы укучылары әлеге күркәм бу эшкә бик теләп алындылар. Без балалар белән кошлар өчен җимлекләр ясадык. Моның өчен без пластик шешәләргә, картон тартмаларга кисемнәр ясап аңарга баулар беркеттек. Әзер җимлекләргә азык салып агачларга элеп куйдык.
Күп тә үтмәде, җимлекләргә нинди генә кошлар очып килмәде, алар арасында песнәкләр дә, чыпчыклар да, карабүрекләр дә бар иде. Хәзер исә балалар үзләре ясаган җимлекләрне төрле орлыклар белән тәэмин итеп тора. Кошларның чыркылдап сыйлануын, сөенүен балалар кызыксынып күзәттеләр.
Шундый игелекле, яхшы эш эшләүләренә балалар чын күңелдән сөенделәр.