Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Илебезнең батыр уллары" - патиотик сәгать

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү көне.

9 декабрдә китапханәдә, Ватан Геройлары көне уңаеннан  «Илебезнең батыр уллары» дигән патриотик сәгатъ уздырылды. Чарада 1,5,7 сыйныф укучылары катнашты.  

  Чара өчен «Геройларның даны мәңгелек» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды.

Китапханәче  балаларны бу бәйрәмнең килеп чыгуы тарихы белән таныштырды, Рәсәй геройлары, иң дәрәҗәле орденнар турында сөйләде.

 Мактаулы исемгә лаек россиялеләр, үткәннең данлы полководецлары – Александр Суворов, Федор Ушаков, Михаил Кутузов турында белделәр.

Балалар зур кызыксыну һәм игътибар белән геройларның батырлыклары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, чара  «9 декабря – День героев Отечества России»  исемендә презентация  белән үрелеп барылды. Алар шулай ук легендар геройларның батырлыгын китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплардан белделәр.