Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Коррупция юк! Бергәләп без көчле" - түгәрәк өстәл

9 декабрь көнне, Халыкара коррупциягә каршы көн уңаеннан китапханәдә «Коррупция юк! Бергәләп без көчле» исмендә түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

 Коррупция – илебезнең һәр кешесенә кагылышлы проблема.

Ул төрле формаларда чагылыш таба. Без барыбыз да икътисады алга киткән, һәркемнең сайлау хокукы булган, законнар тайпылышсыз үтәлә торган, һәм беркем дә үзе лаек булмаган өстенлектән файдалана алмый торган дәүләттә яшәргә телибез. Әмма коррупция яшәгәндә, әлеге барлык мөмкинлекләр турында хыялланасы гына кала. Бу күпчелек илләр өчен актуаль проблема, шуңа да Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне барлыкка килгән. Китап күргәзмәсендә урын алган Г.Камалның “Банкрот”, З.Хәкимнең “Бармы ришвәттан дәва” әсәрләре ришвәтчелек темасын яктырткан әсәрләр. Әңгәмә барышында, ришвәтчелекнең - начар авыру булуы, аның  кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла икәне турында мәгүлъмәт бирелде.