"Мәрхәмәтлелек йөрәктән" - очрашу - кичә
3 декабрь көнне, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Набиуллин Рафаил һәм Галиева Миңнур апаларга бардык. Инвалидлар турында еш кына без мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булсада, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр бик күп.
Рафаил абый да, кайчандыр эшләгәндә җәрәхәт алып, сәламәтлегенә зыян китерә. Шуңа да карамастан ул күңел төшенкелегенә бирелеп утырмый, күп еллар шофер булып эшли, өйдәдә барлык эшләрне дә башкара, әле ул китапханәнең актив китап укучысы да. Аңа үзе яратып укый торган китап – журнналлар һәм кечкенә генә бүләк тә алып килдек. 7 нчы сыйныф укучысы Сабирова Гөлназ «Мин яшәргә килдем» шигырен сөйләп, үзе ясаган открытканы бүләк итте. Ул безнең килүгә чиксез сөенеп, үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
Күп еллар инсульттан соң урын өстендә ятучы Галиева Миңнур апаларга килгәч, хәлен белен белдек, үзбезнең кечкенә бүләк һәм открытка тапшырдык, Гөлназ аңа «Тормыш мәңге сыный икән» шигырен бүләк итте. Миңнур апа чын күңеленнән сөенде, үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Без аңа саулык – тазалык, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәхетле озын гомерләр теләп иң изге теләкләребезне җиткердек.