"Ана җирдә бөтен изгелекнең юлдашы" - әниләр бәйрәме
27 ноябрь әниләр көне, шул уңайдан китапханәдә «Ана җирдә бөтен изгелекнең юлдашы» исемендә тематик кичә үткәрелде. Кичәгә 4,7,8 класс укучылары чакырылды.
Кичә өчен «Дөнья матурлыгы әнкәйләрдә» исемендә китап китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә балалар өчен, шагыйрләрнең аналарга багышлап иҗат иткән шигырьләр, әдәби әсәрләре тупланган китаплар урын алды.
Әни җирдә иң газиз,якын кеше.Чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңеленә сендергән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Кичәне Р.Миңнуллинның «Әни кирәк » дигән шигырен укып башлап җибәрдек.
Чара барышында аналар турында мәкальләр әйтештек: «Мәкальнең башын башлыйм, ахырын әйтәп бетер?»
Китапханәче Ләлә Гыймадиеваның «Әни нигә елый» хикәясеннән өзек укыды. Укыган әсәр буенча балалар белән фикер алыштык.
Кичәдә ахрында Усманова Айгөл «Әниләрне саклыйк», Гайфетдинова Ралина, Лиана Әмирханованың «Әниемә сыенам шигырен сәнгатьле итеп укыдылар».