"Яраткан әниемә" - әниләр көненә рәсем дәресе
21 ноябрь көнне, очрашуда балалар әниләр көненә, рәсем дәресенә җыелдыдар. Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең әнисенең сурәтен йөртә. Әниләр бернигә дә карамый сине кичерә, аңлый. Әниләр бәйрәме уңаеннан «Яраткан әниемә» исемендә рәсемнәр ясадык.Чарада 1,3,4,6,7 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалалар үзләренә ошаган, иң матур сурәтләрне ак кәгазь битләренә төшерделәр. Күңел җылысы биреп эшләгән эшләре, бик матур килеп чыкты. Соңыннан ясалган рәсемнәрдән «Яраткан әниемә» исемендә күргәзмә төзелде. Чарада - 4 бала катнашты.