Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Юл йөрү кагыйдәләре" - акция, танып - белү сәгате

17 ноябрь көнне Түбән Лоҗы китапханәсе ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган Акциясенә кушылды.

Шул уңайдан китапханәдә башлангыч һәм урта  сыйныф укучылары белән

 «Юл йөрү кагыйдәләре »   исемендә  танып- белү сәгате үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен  яктырткан китаплардан китап күргәзмәсе төзелде.

Юлларда машиналар күп йөри, шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим.

Талия Шакированың «Юл йөрү хәрәкәте билгеләре »  китабы буенча юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен укыдык, рәсемнәрен карап билгеләрне өйрәндек.

Шагыйрь  Ринат Мәннаның «Юл әлифбасы»  китабыннан юл йөрү кагыйдәләренә, машиналарга багышлап  язган шигырьләрен укып күп кенә билгеләрне белдек.  «Дөрес, дөрес түгел» уенында балалар  сорауларга төгәл җавап бирделәр.

Чара барышында, укучылар  юл йөрү кагыйдәләре темасына карата

  «Кем җитез, кем тапкыр»  дип аталган табышмак сораулырына җавап эзләделәр.

Кичә ахрында, укучыларны машина юлында уйнамаска, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлны аркылы чыкканда, светофорда яшел ут янганда гына чыгарга кирәклеге аңлатылды. Шулай ук балаларга яктылык кайтаручы элементлар белән кием кию зарурлыгы турында тагын бер кат искә төшерелде.  Чарада катнашучылар юл һәлакәтләрендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарада – 6 бала катнашты.