"Хатын - кызның күрке яулык" - күргәзмә янында әңгәмә
25 октябрь көнне , Түбән Лоҗы авыл китапханәсендә «Хатын-кызның күрке – яулык» исемендә күргәзмә – әңгәмә оештырылды. Хатын-кызларыбыз яулыклар, яулык бәйләүнең тарихы, бүгенге мөселман дөньясында яулык бәйләүнең тәрбияви, эстетик әһәмияте турыда китапханәче чыгышын тыңладылар.
Кичә барышында, яулык ларның никадәр дәрәҗәле бүләк булуы турында матур итеп сөйләде: солдат хезмәтеннән кайткан егетләр үзләренең кадерле әниләренә, сөйгән ярларына бүләккә яулык алып кайта торган булалар. Хатын-кызның башындагы яулыгын салдыру аны кимсетү, намусыннан көлү булып саналган.
Бәйрәм чарабызның ахырында осталарыбыз Низамутдинова Галия, төрле ысуллар белән матур һәм зәвыклы итеп барыбызга да яулыклар бәйләттеләр. Китапханәче шулай ук, заманча күркәм яулык бәйләү серләренә төшендерде. Чарада – 8 кеше катнашты.