Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Чишмә - табигать күрке" - чишмә буенда өмә

 27 октябрь көнне, авылдашлар белән чишмә буен чистартуга өмәгә җыелдык.Авылыбызның “Кызыл тау” чишмәсен  төзекләндерү эшләре август аенда Герасимов Олег җитәкчелегендә башланып, хәзерге көнгә чаклы дәвам итә. Бүген, чишмә буенда авылдашлар җыелып зур гына өмә ясадык. Агач ботакларын, төзелеш материал калдыкларын, коелган яфракларны җыеп түктек.  Чишмә буе өмәдән соң  чистарып, матурланып калды. Чишмәләр бит су чыганагы гына түгел, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да. Өмәдә – 15 кеше катнашты.