"Дуслыкта, бердәмлектә көч" - тарихи сәгать
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу тарихи вакыйга уңаеннан 2 ноябрь көнне китапханәдә «Дуслыкта, бердәмлектә көч» исемендәге тарихи сәгать үткәрелде. Кичәгә 6,7,8 сыйныф укучылары чакырылды.
Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Кичә өчен «Дуслыкта, бердәмлектә көч» исмендәге китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә буенча әдәби күзәтү үткәрелде. Без, китап укучылар белән «Бердәмлек» төшенчәсе туплану , берләшү мәгънәсенә ия икәне турында сөйләштек. Китапханәче, «Во славу тех героев, живем одной судьбой сегодня» исемендә презентациягә нигезләнеп балаларга ул еллардагы болганчык вакыйгалар белән таныштырды. Аннан соң, балалар белән күрсәтелгән презентация буенча “Бу көрәш” турында сез нәрсәләр беләсез? дигән сорауларга, тиз генә җавап та таптылар.
Кичә ахрында укучылар белән, тирән эчтәлекле “Туган җирнең иреге өчен” , “Үткәннәргә кайтыр көнебез”исмендәге шигырьләр укыдык һәм бергәләп “Тынычлык” җырын тыңладык. Чарада – 6 бала катнашты.