"Төп закон - яшәеш гарантиясе" - хокук сәгате
6 ноябрь көнне, Түбән Лоҗы китапханәсендә «Төп закон – яшәеш гарантиясе » исемендә Татарстан Республикасы Конституция кабул иткән көнгә карата хокук сәгате үткәрелде. Татарстан Конституциясе халкның барлык мәнфәгатъләрен үз эченә туплап, өмет- хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә.
Кичәгә урта яшьтәге мәктәп балалары чакырылган иде. Укучылар Татарстан Конституциясе тарихы белән танышып үттеләр, бердәмлек, дәүләт, депутат, президент кебек сүзләрнең мәгънәләренә төшенделәр.
Әңгәмә барышында, Конституция сүзе нәрсә аңлата? Ул кайчан кабул ителгән? Ул кешеләргә нәрсә бирә? кебек сорауларга җавап таптылар. Чарада – 3 бала катнашты.