"Кадерле укытучыма" - укытучылар көненә открыткалар әзерләү
05 октябрь көнне, Халыкара укытучылар көне. Шул уңайдан «Умырзая» балалар клубы чираттагы очрашуга җыелдылар. Китапханәдә укучылар белән «Кадерле укытучыма» исемендә открыткалар ясау дәресе оештырылды. Һәркем үзенә ошаган открытка ясады, аның артына котлау сүзләре язып ябыштырдык.Барлык открыткалар да матур килеп чыкты. Укучылар аларны ветеран укытучыларның өйләренә барып, бүләк иттеләр.Өлкәннәр укучыларның үз куллары белән ясаган бүләктән канәгать калдылар, уртак аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.