Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Мәңгелек балачак илендә" - әдәби кунакханә

4 октябрь көнне китапханәдә  балалар шагыйре Ленар Шәехның туган көне уңаеннан  «Мәнгелек балачак илендә» дип аталган  әдәби кунакханә үткәрелде.  Кичәгә 3,4,5 сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче балаларны, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шигырь яратучы балалар «Авылдан килгән мендәр», «Батырлык», «Минем әни», китапханәче «Табышмак»,  «Уңай сыйфатлар» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Шагыйрьнең иҗаты һәм укылган шигырьләр буенча фикер алышу үткәрелде.

Кичә ахрында  шагыйрьнең иҗатын яктырткан «Якты аның тәрәзәсе»  исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.