"Гомернең алтын көзе" - өлкәннәрне бәйрәм белән котлау
1 октябрь - халыкара өлкәннәр көне. Өлкәннәр безнең өчен тормышта зирәклек, ныклык, батырлык, заман авырлыкларына бирешмичә , илебез уңышы өчен көчләрен кызганмаучы, олы ихтирамга лаек, оптимизм үрнәге булып торалар.
Шушы уңайдан , мәдәният коллективы белән берлектә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 6 октябрь көнне, ялгыз өлкән кешеләребезне хәлләрен белеп, җылы сүзләр әйтеп кечкенә генә бүләкләребезне тапшырып чыктык .
Лаеклы ялдагыларны, яшенә карамастан хезмәтен дәвам итүчеләрне-бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткердек.