Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ялчыгол мирасы - халкыбыз хәзинәсе" - фәнни гамәли конференция

16 сентябрь көнне, Имәнлебаш авылында танылган татар галиме, педагог,язучы, табиб Таҗетдин Ялчыголга багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштык. Ул районда тугызынчы мәртәбә оештырылды. Татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол – үзенең тормыш юлы белән генә дә гыйбрәтле шәхес. Мәдәни чарада күренекле якташларыбыз Фаяз абый Хуҗин, Искәндәр Гыйләҗев, Хатыйп ага Миннегулов чыгыш ясадылар.