"Кабак - көз патшасы" - тематик кичә
20 сентябрь көнне, көзге уңыш кысаларында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Кабак - көз патшасы» исемендә тематик кичә үткәрелде. Кичәгә авылыбызның урта һәм өлкән яшьтәге ханымнар чакырылды. Бәйрәмгә кабактан һәркем бәлеш, пироглар пешереп килгән иде. Кичәдә кабакның килеп чыгу тарихын һәм аның файдалы үзлекләре турында сөйләдем. Чара барышында Рәшидә апа кабактан «Бөккән» пешерү репцеты белән уртаклашты, ә Гөлсинә ханым өй шартларында кабактан сок ясау белән таныштырды. Камыр ашлары пешерү остасы Нәсимә апа «кабак бәлеше» пешерү нечкәлекләрен сөйләде. Кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле үтте, тагын шундый кичәләр еш оештырылсын иде –дип теләк белдереп өйләренә таралыштылар. Чарада - 8 катнашты.