"Тылсымлы шагыйрь" - шигърият сәгате
Китап-хикмәт: битен ачкан саен
Күңел күзем минем ачыла,
Көндез кояшым ул, төнлә аем,-
Китап илтә таңнар каршына!.
(Нури Арсланов “Китап”)
19 сентябрь көнне, шагыйрь Нури Арслановның тууына – 110 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә урта яшьтәге китап укучылар өчен «Тылсымлы шагыйрь» исемендә шигърият сәгате үткәрелде.
Әдәбиятка Н. Арсланов сугышның иң кызган чорында «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә. Сугыш тәэсирләреннән туган һәм совет кешеләренең патриотик хисләрен, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан жылы каршы алына. Шуннан соң аның шигъри таланты, осталыгы китаптан-китапка үсә-чарлана бара, иҗаты яңадан-яңа сыйфатлар һәм яңа темалар белән байый.
Кичә барышында барышында, шагыйрьнең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым. Шигырь сөюче дусларыбыз «Азат җанлы булып туганмын мин», «Халкыма», «Күңел бер уйнар» һ.б шигырләрен кычкырып укыдылар. Җыр һәм поэмаладарында олы тойгы, гражданлык хисе уятучы шигырьләре буенча буенча бергәләп фикер алыштык.
Шагыйрьнең иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе буенча әдәби күзәтү үткәрелде.