"Вазада чәчәкләр" - өлкәннәргә открыткалар әзерләү
17 сентябрь көнне, Умырзая балалар түгәрәгенә йөрүчеләр, чираттагы очрашуга җыелды. Без, өлкәннәр көненә карата котлау открыткалары ясадык.Картонга, төсле кәгазьләрдән, ваза кисеп ябыштырдык, аңарга төрле – төсләрдән чәчәк һәм яфраклар беркеттек. Открытканың икенче ягына мәдәният өлкәсендә күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлккәнәребезгә котлау сүзләре яздык. Күңел җылысын биреп ясаган открыткалар бик матур килеп чыктылар. Балалар ясаган открыткалардан «Вазада чәчәкләр» исемендә күргәзмә оештырылды. Чарада – 5 бала катнашты.