Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Көзге авыл" - рәсем дәресе

5 сентябрь көнне, балалар белән «Табигатьтә көз»  исемендә рәсем дәресе үткәрелде.

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы – ел фасыллары алмашынуы. Шулар арасында көз – иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур, җир өстенә сары юрган түшәлә.

 Максат, балаларда көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә, көз фасылына соклану хисләре тәрбияләү, балаларның табигатьтәге  үзгәрешләрне белүләрен аныклауга өйрәтү. Балалар «Көзге авыл»  күренешләреннән, авыл урамы, агачтан коелучы сары яфрак, көзге урамннан мәктәпкә баручы укучы балалар, урам себерүче керпе рәсемен, бөтен көч - сәләтен биреп, төсле карандаш, фломастерлар белән ясадылар. Күңел җылысын биреп эшләгән эшләре бик матур килеп чыкты. Аларның эшләренннән  «Авылда көз» исемендә рәсем күргәзмәсе төзелде.