Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Туган илем - Татарстан" - интеллектуаль уен

        29 август көнне,  Республика көне  уңаеннан китапханәдә  укучыларда  Ватанга мәхәббәт, милли горурлык, патриотик хисләр тәрбияләү, аларның республикабыз турындагы белемнәрен арттыру уңаеннан «Туган илем - Татарстан» исемендә  интеллектуаль уен  үткәрелде. Моның өчен “Татарстан – минем Ватаным” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

30 август Татарстан Республикасы төзелгән көн. 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Бу көнне Татарстан Республикасының  Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде.

Туган якны өйрәнү сәяхәтендә “Танылган шәхесләр” тукталышында , республикабызда күренекле шәхесләребез турында  мәгүлүмәт бирелде.

“Милли үзенчәлекләр” тукталышында татар халкының милли бәйрәмнәре, телләре, киемнәре, татар халык ашлары турында белделәр.

 “Зирәкләр һәм тапкырлар” тукталышында Татарстандагы эре шәһәрләр, аларда җитештерү үзәкләре белән таныштылдар.

Татарстанның  республикасаның гербы, флагы, һәм гимны турында әңгәмә үткәрелде.

Чара ахрында бергәләшеп Татрстан дәүләт гимн тыңладык. Чарада 4  бала катнашты.