Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Геройларның даны мәңгелек

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан мәктәп белән берлектә “Геройларның даны мәңгелек” исемндәге тематик музыкаль кичә үткәрдек. Кичәгә авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннароы, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Китапханәдә “Батырларның даны мәңгелек” исемдәге китап күргәзмәсе төзелде.

 Кичә , шигырьләр , җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Кичәдә тыл ветераннары , сугыш чорында күргән авыр тормыш вакыйгаларын сөйләделәр. Моннан 72 ел элек яулап алган тыныч тормышны сакларга һәм беркайчан да сугыш булмасын иде – диделәр.