"Батырлар юлы" - батырлык дәресе
25 август көне, Җәлилчеләргә багышланган «Батырлар юлы» исемендә батырлык дәресе үткәрелде. Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшесендәге Плетцензее шәһәрчеге Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә - 78 ел тулды.
Чарага 1,3,4,5 сыйныф укучылары чакырылды.
Кичә өчен «Туган илнең батыр уллары» исемендә иллюстрацияләр белән җәлилчеләренең тормыш һәм батырлыкларын яктырткан китап күргәзмәсе төзелде.
Чара барышында шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” китабыннан “Кызыл ромашка”, “Кичер илем”, “Алман илендә”, “Кошчык”, “Яшь ана” шигырьләрен кычкырып укыдык. Балалар өчен язылган шигырьләрдән бер куплет укып “Шигырьнең исемен әйт” исемендә викторина үткәрелде.
Илебез өчен көрәштә башларын салган горур җәлилчеләрне балалар бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарада – 4 бала катнашты.