"Кызыл.Сары.Яшел" - танып - белү викторинасы
17 август көнне, яңа уку елы башланыр алдыннан, балалар белән
«Кызыл,сары, яшел» исемендә танып - белү викторинасы үткәрелде.
Чарага 1,2,3 сыйныф укучылары чакырылды.
Чара барышында балаларны тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләре билгеләре белән таныштырдык . Балаларны юл билгеләре, юлларда йөрү куркыныч, хәләкәткә очрамас өчен нәрсәләр белергә, ничек үз – үзеңне сакларга? турында әңгәмә үткәрелде.
Укучыларга, «кисәтүче», «тыючы» , «мәгълүмәт» билгеләре турында мәгълүмәт бирелде.
Җәүялеләргә светофорда нинди ут янганда, юлны аркылы чыгарга, «Зебра» юлы кемнәр өчен? автобустан төшкәч, аны ничек әйләнеп узарга? юлда үз үзеңне дөрес тоту, бер – береңә игътибарлы булырга кирәклеге аңлатылды.
Соңыннан , бирелгән мәгълүмәтләр буенча укучылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада - 4 бала катнашты.