Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Челтер - челтер ага чишмә суыбыз" - чишмәгә экскурсия

Китапханәдә «Туган якны»  өйрәнүне дәвам итеп, 10 август көнне балалар белән чишмә буена экскурсия оештырдык. Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк. Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе.

        Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты.

Экскурсия барышында балаларны чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштырып

«Чишмә – табигать күрке» исемендә әңгәмә үткәрелде. Шулай  табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәртелде. Бу чишмә бик күп еллар инде Түбән Лоҗы авылы халкы өчен саф , салкын су чыгынагы булып тора. Чишмә җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән  төзекләндерелә.

Балалар чишмәнең саф суын шешегә тутырып татып та карадылар.  

Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.