Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Тормыш яме чәчәкләр" - рәсем дәресе

6 август көнне, Түбән Лоҗы китапханәсендә «Умырзая»  балалар клубына йөрүче балалар чираттагы чарага җыелдылар. Чарада балалар белән  «Тормыш яме - чәчәкләр» исемендә рәсем дәресе үткәрелде.

Гүзәллекне күрә һәм саклый белергә өйрәтүче әлеге чарада,  болын һәм бакча чәчәкләренең үзенчәлекләре, төрле символик мәгънәгә ия булган чәчәкләр турында да әңгәмә үткәрелде.  Чәчәкләргә багышланган шигырьләр, табышмакларны искә төшердек.

Балаларны  үзебезнең якта үсә торган бакча чәчәкләре, болын – кыр чәчәкләре  белән таныштырылды.

Кичә ахрында балалар үзләре яраткан чәчәкләрен ясадылар. Ясаган рәсемнәрдән «Тормыш яме - чәчәкләр» исемендә күргәзмә оештырылды.