Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Исәнме табигать" - танып - белү сәгате

04 август көнне, Түбән Лоҗы авыл  китапханәсендә “Исәнме табигать!” исемендә танып – белү дәресе үткәрелде.

Җәйнең соңгы август аена кердек . Балаларның җәйге каникулларында китапханәдә, саф һавада төрле чаралар уздырыла.

 Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен  бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара.

   

Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр. Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала.

Чара барышында ,урманыбызда үсә торган чыршы,карагай,имән, каен, агачларының файдалы яклары турында мәгълүмәт бирелде

Балалар белән әйләнә-тирә табигать , аның гүзәллеге турында һәм аның кешеләргә китергән файдасы, аны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту турында әңгәмә үткәрелде. Табигать – турында табышмак һәм мәкальләр әйтелде.

 Чара ахрында балаларга, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен,
Нишләргә кирәк? Нишләмәскә кирәк? – дигән сорау бирелде.Балалар бик теләп, сорауларга җавап бирделәр. Чарада – 6 бала катнашты.