"Хәрәкәттә - бәрәкәт" - ачык һавада хәрәкәтле уеннар
30 июль көнне, җәйге каникул вакытында балаларга кызыклы һәм файдалы ял итү максатыннан, Түбән Лоҗы авыл китапханәсе «Хәрәкәттә - бәрәкәт»исемендә балалар белән хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Тормышта иң кадерле нәрсә-ул, бигрәк тә балаларыбызның сәламәтлеге. Кечкенәдән үк баланың физик яктан гына түгел, рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуын кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, табиблар, педагоглар да шундый фикердә.
Әгәр бала спорт белән шөгыльләнми икән, аның физик һәм психик хәле начарлана,хәтере начарлана, ул бөтен игътибарны юнәлтә алмый, ярсый, тиз арый һәм, нәтиҗәдә, яңа мавыгулар һәм мәктәптә шөгыльләнү белән бөтенләй кызыксынмый.
Балалар башта физкультура күнегүләрен кабатладылар, аннан соң «Таяк белән тартышу», «Аяк арасына туп кыстырып йөгерү», «чилләккәкә туп кертү», «Туп тидерү», ярышларында көчләрен сынаштылар. Соңыннан төрле кызыклы уеннанр уйнап, күтәренке кәефтә өйләренә таралыштылар. Чарада – 6 бала катнашты.