Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Шахмат - зирәкләр уены ул" - ярыш уены

20 июль көнне Түбән Лоҗы авыл китапханәсендә, Халыкара шахмат көне уңаеннан «Шахмат-зирәкләр уены уен» дип исемләнгән уен турниры үткәрелде. 1924 елның 20 июлендә Парижда Халыкара шахмат федерациясе оештырыла. 1924 елдан алып бүгенге көнгә кадәр бөтен дөньяда Халыкара шахмат көне буларак билгеләп үтелә. Шахмат уены календарьда үз көненә ия булган тулы кыйммәтле спорт төре булып санала. Шахмат уены акыл сәләтен, иҗади күнекмәләрен, логик фикерләүне һәм хәтерне үстерә.

Чарага 6-7 сыйныф укучылары чакырылды. Ярышлар башланыр алдыннан шахматчылар өчен викторина оештырылды. Дәреснең теоретик өлешендә, мавыктыргыч шахмат викторинасында балалар үзләренең эрудицияләрен күрсәттеләр һәм 7 нче сыйныф укучысы Хасаншин Айнурның фишкалары буенча җиңүен билгеләделәр.