Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ислам әхлагы һәм гадәтләре" - тематик сәгать

21 май көнне, китапханәдә  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүгә -1100 ел тулу уңаеннан «Ислам әхлагы һәм гадәтләре» исемендә тематик сәгать үткәрелде.

Авылыбызның хөрмәтле дин әһеле Сания  ханым Хайрутдинова , Рамазан аеның мөселманнар өчен мөһимлеген, тыелган гамәлләр турында, уразаның сәламәтлеккә файдасын аңлатты. Сәлимә  ханым Валиева  "Ислам һәм хатын- кыз әхлагы" темасына чыгыш ясады. Шулай ук “ Изге болгар” фотоальбомы белән таныштылар. Болгар шәһәренә сәяхәт итүчеләр аннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.