"Туган авылда - ямьле җәй" - рәсем дәресе
Ямьле җәй ае да килеп җитте.Тирә-юнь яшелеккә күмелде. Шул уңайдан 21 май көнне, “Умырзая” балалар клубына йөрүче укучы балалар белән “Туган авылда - ямьле җәй” темасына рәсем дәресе үткәрелде. Балаларның күңел җылысын биреп, тырышып ак кәгазь битенә төрле төсләргә буяп төшергән , авыл һәм табигать күренешләре матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Балалар ясаган рәсемнәрдән «Туган авылда - ямьле җәй» исемендә рәсем күргәзмәсе оештырылды. Дәрес барышында, укучылар белән “Җәй кайсы айдан башлана?”, “ Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?” кебек җәй темасына әңгәмә үткәрелде. Чарада – 6 бала катнашты.