"Славян язуы дөньясына сәяхәт" - танып - белү сәяхәте
24 май– борынгы заманның бөек мәгърифәтчеләре, славян әлифбасын уйлап тапкан Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне. Шул уңайдан китапханәдә 2, 3, 4,6 сыйныф укучылары белән “Славян язуы дөньясына сәяхәт” исемендә тематик сәгать үткәрелде.
Укучылар, рус халкы әкиятләре,мәкальләре һәм табышмаклары, мифлары китапларыннан төзелгән “ Китап - исемле могҗиза” китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар.
Укучылар, беренче язуның килеп чыгышы, борынгы язма истәлекләр (таш, балчык һәм агач китаплар, пергамент һәм кәгазь) ,славян язуының беренче тарихчысы, Россиядә беренче китап басучы Иван Федоров турынды мәгълүмәт бирелде. «Кирилл һәм Мефодий – славян язуын тудыручылар» дигән презентация күрсәтелде.
Балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгышы, кириллица һәм глаголица, хәзерге алфавитның ничек барлыкка килүе турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Чарада – 6 бала катнашты.