Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ромашкадан букет" - рәсем дәресе

16 июль көнне, Түбән Лоҗы авыл китапханәсендә «Умырзая» клубына йөрүче балалар белән    «Ромашкадан букет»дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде. Әлеге чара, Бөтенроссия мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланды. Чөнки ромашка – мәхәббәт символы, элек – электән аның белән «Ярата-яратмый»дигән гыйбарәләр үткәргәннәр. Ә ромашка чәчәге-сөеклеләр өчен һәрвакыт күңелле бүләк булды һәм шулай булып кала да.

 Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы һәм Славян традицияләре, изге Петр һәм Феврония — парларның тормыш һәм зур мәхәббәте турында сөйләде. Бу бәйрәм һәркайсыбызга турыдан-туры кагыла,чөнки гаилә бәхетенә шәхси күңел иминлеге төзелә. Бу көннең символы булып гади һәм тыйнак, ромашка санала.