"Җиңү язын якыннайтты сезнең батырлык" - митинг
8 май көнне без исемсез солдат һәйкәленә венок һәм тере лалә чәчәкләре салу өчен килдек. Безнең һәркайсыбыз безгә 77 нче яз бүләк иткән солдатларны искә алырга теләде. Бу-безнең әби-бабайларыбыз, фашистларны җиңгән каһарманнарыбызны искә алу көне. Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр.
Митингта катнашучылар сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып, традиция буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.