Районкүләм фестиваль - конкурс: "Сәламәт булу бик шәп"
20 май көнне, Түбән Лоҗы авыл китапханәсендә “Сәламәт булу бик шәп”- районкүләм фестиваль конкурс булып узды.
Китап укучылар, килгән кунаклар “Сәламәтлек-зур байлык”, “Дару үләннәре” ,Сәламәт булыйм дисәң” дигән китап күргәзмәләре, шулай ук балалар өчен " Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз" - рәсем бәйгесе буенча кургәзмә белән таныштылар. Балалар сәламәтлек, сәламэт яшәү рәвеше турында сорауларга жаваплар бирделәр. “Сәламәтлек иң зур байлык" дигән темага кызыклы һәм файдалы презентация карадылар.
Тамашачылар белән сәламәтлек турында, табышмаклар һәм мәкальләр уены уйнатылды.
Сәламәтлек бәйрәменең икенче өлешендә, балалар һәм зурлар катнашуында А. Алишның “ Куян кызы”дигән әкият- тамашаны бик матур уйнадылар. Тамашада балалар куян кызы әнисе сүзен тыңламыйча, киез итеген салып, кар өстендә уйнап аягы шешеп авыруын, доктор Айболитка барып аягын сәламәтләндереп аннан соң инде куян кызының һәрвакыт әнисе сүзен тыңлаячагын җиткерделәр.
Сәламәт булу өчен киңәшләрне, җыр аша җиткерделәр.
“Сәламәт булу бик шәп" - балалар флешмоб биюе белән бәйрәм төгәлләнде
Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе С.М.Батршина , катнашучыларга оештыручыларга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.