Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ветеранга открытка" - кул эшләре дәресе

7 май көнне, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан , “Умырзая” клубына  йөрүче балалар белән , тыл ветераннарын өйләренә барып котлау өчен бүләккә открыткалар ясадылар. Открыткаларга  мәңгелек ут, тынычлык символы-күгәрчен рәсемнәре, йолдызчыклар, җиңү ленталары, канәфер чәчәкләре беркеттек. Ветераннарны өйләренә барып котлау өчен, укучылар бөтен сәләтләрен биреп эшләделәр. Балаларның ясалган открыткалардан “Ветеранга открытка” исемендә күргәзмә оештырылды.