"Рәхмәт сезгә ветераннар" - тыл ветераннарына бәйрәм котлавы
7 май көне, үзләренең фидәкарь хезмәтләре белән Җиңү көннәрен якынайтуга өлешләрен керткән тыл ветераннары Сәйфуллина Кәүсәрия,Мифтахов Равил, Давлетшина Миннехаят, Ибраев Назыйм, Рафиков Разак абыйларны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп Татарстан президенты котлауларын,авыл җирлеге бүләкләрен тапшырдык.