Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Тату гаилә - ил терәге" - тәрбия дәресе

15 май - Халыкара  гаилә көне. Бу  көн Россиядә 1994 елдан  бирле  билгеләп үтелә.  Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды.

Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы.  Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.

Китапханәченең сөйләгәннәреннән балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны берләштереп тора торган традицияләр белән таныштылар.  Балалар чара барышында гаилә турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.  Уенлы – конкурслы өлешендә балалар аеруча актив булдылар.  Бергәләп  “Җылы кочак”, “Әниемә матур сүзләр”, “Шигырьне дәвам ит” дигән уеннар да уйнадылар. 2 сыйныф укучысы Мирхазов Рамазан , Хабибрахманов Тимур “Әти кайтыр эштән”, Кырдан кайткач”,  “Минем әнием” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.  Балалар белән бергәләп “Гаилә – бәхет ачкычы” исемендә презентация карадык.