"Безнең йөрәкләрдә син Тукай" - шигърият бәйрәме
26 апрель көнне, Г. Тукай көн уңаеннан “Безнең йөрәкләрдә син Тукай” исемендә шигърият кичәсе үткәрелде кичә .
Чарага башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Бәйрәм өчен “Тукай иленә сәяхәт” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды.
“Тукайның тылсымлы дөньясы” исемендә күргәзмәдә, укучыларның Тукайның әкият геройлары буенча эшләнгән рәсемнәре кул эшләре урын алды.
Кичәдә 1, 2, сыйныф укучылары шагыйрьнең “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү” шигырьләрен сәнгатльле итеп сөйләделәр. Балалар “Табышмак аша – Тукайны таныйбыз” өлешендә зирәклектә сынаштылар. “Тукай – балалар шагыйре” тукталышында, әкият геройларын белделәр.
Кичәнең икенче өлешендә балаларга “Тукай – балалар шагыйре” исемендә электрон презентация күрсәтелде.
Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.