"Җир.Галәм.Кеше" - танып - белү сәгате
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космоновтика көне. Кешенең галәмгә очуына 61 ел тулды.
Шул уңайдан китапханәдә танып белү сәгате оештырылды. Балалар “Галәм киңлекләренә сәяхәт” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Космонавтика тарихында безнең районыбыз турында, Тәкмәк авылы җиренә төшкән беренче тәҗрибә – Чернушка эте турында мәгълумат аеруча балаларны кызыксындырды. Соңыннан укучыларга сөйләгәннәр буенча “ Син космос турында нәрсәләр беләсең?” исемендә викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чарада – 3 бала катнашты.