Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кирәкми безгә сугыш" - хәтер сәгате

Шакирова Кадрия Самат кызы 1927 елның 23 апрельендә  Югары Лоҗы авылында, Самат бабай белән Гайнелхаят әбинең  6 балалы гаиләсендә  4 нче бала булып туа.Сугыш башланганда Кадрия апа 14 яшьлек яшьүсмер кыз була. Сугыш башлану белән өч абыйсын фронтка алалар, әтиләре  үпкә чирле булу сәбәпле сугышка алмыйлар. Тик абыйлары гына сугыштан кире әйләнеп кайтмыйлар. Авылда барлык ир – атлар сугышка китеп бетә, авылда яшьүсмерләр һәм картлар гына кала. Көндәлек кул көче белән башкарылар торган  авыр  эшләр, ач – ялангач хатын – кызлар,  яшүсмерләр өстенә кала. Әтисе Самат бабай сугыш вакытында авылда бригадир булып эшли. Авыл мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлап, Кадрия апа да авылда, колхоз эшендә эшли башлый. Басуда урагын да ура,  зурлар беррәттән утауда йөри, печәнен дә чаба, яз көне, Смелевка болыныннан чәчү орлыгы да ташый.

  1946 елда Кадрия апа, сугыштан кайткан Фазыл исемле авыл егетенә кияүгә чыга. Кияүгә чыгып күп тә үтми әтисе Самат бабай да чирләп үлеп китә. Шул ук елны алар читкә китеп, 2 ел шәһәрдә эшләп тә кайталар әле. Аннары инде авылга төп нигезгә кайтып төпләнәләр.Алар иңгә – иң куеп парлы тормышта  алты бала тәрбияләп үстерәләр. Фазыл абый да авылда озак еллар бригадир булып эшли. Алар озак еллар, эшкә уңган  каенанасы Кәшифә әби белән бергә  тату гомер кичерәләр. Фазыл абыйның гына гомере генә озын булмый, 58 яшендә авырып вафат була.  Кадрия апа 6 бала белән тол кала.Тик тормыш сынаулары аның өчен бетмәгән була. Ире үлеп 1 ел үткәч тә 21 яшьлек Гайнелхак улы авариягә очрап вафат була.  Ул балаларын тәртипле, тырыш, инсафлы, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп олы тормыш юлына бастыра. Кадрия апа озак еллар авыл клубында җыештыручы булып эшли, аның өстенә  басуда чөгендер  дә эшкәртә. Вакыты җиткәч лаеклы ялга да чыга. Балалары да әниләре өчен бик ярдәмчел булалар, атна саен кайтып йорт эшләрендә булышып китәләр.

Кадрия апа да сугыш авырлыкларын күп күрә, Бөек Җиңү көнен якынайтуда  үзенең өлешен керткән. Тыл  һәм хезмәт ветераны -  дигән исемгә лаек була,тыныч тормышта сугыш тәмамлануга карата  күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Картлык көнендә  Кадрия апа, кызы Гөлсәрия апа тәрбисендә яшәде.

2002 елда 75 яшендә вафат булды. Бу язма аның рухына дога булып ирешсен.