"Кошларым - дусларым" - тематик сәгать
1апрель халыкара кошлар көне, шул уңайдан китапханәдә «Кошларым - дусларым» исемендә тематик сәгате үткәрелде. Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Шуңа күрә шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр.
Кичә өчен“Язны сәламли кошлар” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче, балаларга, күчмә һәм үзебезнең якта кышлаучы кошлар турында сөйләде. Бирелгән мәгълүмәт буенча “Йорт һәм кыргый кошлар”, исемендә викторина үткәрелде. Аннары укучыларга кошлар турында кызыклы сораулар бирелде. Укучылар үзебезнең якта яшәүче кошлар турында “Тапкырлар” бәйгесендә табышмакларга җавап таптылар. “Кошлар турында мәкальне – дәвам ит” дигән турда, мәкальләр әйтелде.“Кайсы кош икәнен билгелә уены” , “Бармаклар” уенында бармаклар белән хәрәкәтләндереп, кошлар турында шигырь сөйләделәр. Кичә ахрында ,“Язны сәламли кошлар” дигән китап күргәзмәсендә балалар, кошлар турында кызыклы китаплар белән таныштылар.