Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Татар халык йоласы - "Кич утыру"

24 март көнне, Россиядә мәдәни мирас елы, районыбызга – 370 ел тулу уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, татар халык йоласы« Кич утыру» күренеше күрсәттек.

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез,әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә,кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр,бәйләм бәйләгәннәр,җеп җерләгәннәр.Куллары,күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар,табышмаклар,мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды.Күбрәк телевизор,компьютер,телефонда утыра башладык.Түбән Лоҗы  мәдәният йортында китапханә белән берлектә ,онытыла башлаган гореф-гадәтебезне,милли йолаларыбызны кире кайтару,халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырылды. Бу кичәдә китапханәнең “Ак калфак”оешмасына йөрүче хатын-кызларыбыз катнашты

Чара барышында  «Үсә гөлләр», «Сары сандугач»  җырлары җырланды.  «Тукмак тәгәрәтү» уенында, тукманың башы кемгә карый, шуңа җәза бирелә. Уен барышында  кунакчага менеп әтәч булып кычкыру, күзне бәйләп, кешене тану, татар халык биюеләре башкарылды. Уеннар барышгында, тапкырлыкта, зирәклектә сынышып, табышмаклар, мәкальләр әйтештек. Кичә М.Шәрипова башкаруында “Туган ягым – гөлләр иле”, башкорт биюе һәм  Г. Сәйфетдинова башкаруында «Бөдрә тал» җырлары белән үрелеп барды. Кич утыру күренеше, кызлар башкаруында «Стиляга биюе белән тәмамланды». Кичә бик җылы сулышта үтте.