"Китапханәдә театр" - район фестиваль конкурсы
28 март көнне, Түбән Лоҗы китапханәсендә «Китапханәдә театр» – районкүләм фестиваль – конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс балаларны китапханәгә җәлеп итәргә, китап укуга кызыксыну уятырга һәм сәхнәдә уйнау сәләтләрен үстерерү максатыннан оештырылды.
Фестиваль өчен «Серле театр дөньясы» – китап күргәзмәсе, «Кызыклы мульфильм һәм әкият геройлары» рәсем күргәзмәләре театр сәнгатен яктыртты. Бәйрәмебезне әлеге күргәзмәгә күзәтү белән башлап җибәрдек.
Рус халык әкияте «Йомры икмәкне» курчак театры итеп күрсәттек. Укучы балалар Гиниятуллина Алина, Сабирова Гөлназ, Гайфетдинова Ралина, Мирхазов Рамазан, Зиннуров Булат, әбисе белән бабасы сүзен тыңламыйча, урман буйлап сәяхәткә киткән, үзенә очраган барлык җанварларны алдап качкан «Йомры икмәкне» маҗаралы сәяхәтен бик матур уйнадылар.
Икенче әкиятебезне сәхнәдә китап театры буларак куйдык.
Татар халык әкияте «Өч кыз»ны сәхнәләштердек. Олы кызны Гиниятуллина Алина, уртанчы кызны Сабирова Гөлназ, әнисенә мәрхәмәтле булган кече кыз ролен Гайфетдинова Ралина , әниләренең дусты тиенне, Зиннуров Булат зур осталык белән башкардылар. Театр бәйрәмебез бик күңелле узды.