"Су - яшәү чыганагы" - танып - белү сәгате
22 март Бөтендөнья су көне. Судан башка тереклек юк. Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү уңаеннан 22 март көнне китапханәдә , “Су – яшәү чыганагы” исемендә танып- белү сәгате үткәрелде.
Әңгәмә барышында, балаларны табигатьтәге су әйләнеше белән таныштыру, Суның төре табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуын ачыклау, суны экономияле, чиста тоту,аңа карата сак караш тәрбияләү максатыннан "Су яшәү чыганагы" дигән презентация күрсәтелде. Су турында мәкальләр, сынамышлар әйтештек.
Кичә өчен төзелгән китап күргәзмсәсендә укучылар, чишмәләр - елгалар турында китаплар белән якыннан танышып, үзләрен кызыксындырган китапларны яздырып алдылар. Чарада 3– бала катнашты.